Татарстанда авыл яшьләре өчен федераль экспертлардан йомгаклау семинары узды

2024 елның 20 сентябре, җомга

Кичә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарыннан 100дән артык катнашучы җыелды. Анда «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган семинарларның тулы бер циклының йомгаклау чарасы узды.

Семинарлар хәзерге дөньяда кирәкле белем һәм күнекмәләрне үстерү, Татарстан яшьләренә федераль дәрәҗәдәге экспертлардан тәҗрибә тапшыру мәйданчыкларына әверелде. Чараны үткәрү урыннары республиканың һәм күрше төбәкләрнең авыл яшьләрен мөмкин кадәр күбрәк колачларлык итеп сайланды. Нәтиҗәдә, Чистайдан алып Балтачка кадәр яңартылган яшьләр үзәкләрендә һәм белем бирү учреждениеләрендә студентлар, эшче яшьләр вәкилләре, аграр белгечләр, эш башлаучы эшкуарлар, идарәчеләр, иҗтимагый лидерлар һәм креатив индустрияләр булдыручылар җыелды.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм муниципаль районның Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде.

“Без бу белем бирү проектын киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Аграр яшьләр берләшмәсе белән бергә, авыл яшьләрен мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, колаучлау өчен чараларны кайсы шәһәрләрдә һәм җирлекләрдә оештыру турында уйлашырбыз. Барлык катнашучыларга да үзегезнең муниципаль районнарда һәм торак пунктларда актив тормыш позициясе күрсәтүегез өчен рәхмәт”, - диде яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Зона семинарлары кысаларында республиканың төрле почмакларында командалар белән идарә итүгә, эшкуарлыкка, авыл туризмына, аграр белгечлекләрнең абруен күтәрүгә һәм социаль челтәрләрдә эшләүгә багышланган чаралар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International