Менделеевск районында комплекслы сыек ашламалар куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген Менделеевск районының «Аммоний» АҖ базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов, хуҗалыклар һәм агрохолдинглар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында комплекслы сыек ашламалар куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.

Кыр форматындагы республика семинар-киңәшмәсе «КАС-32 сыек минераль ашламасын куллануның практик тәҗрибәсе» темасына узды.

“Соңгы еллардагы тоташ диярлек корылык безне игенчелек технологиясен яңадан карарга мәҗбүр итә. Корылыкка чыдам культураларны һәм сортларны сайларга, туфракны тирәнтен эшкәртергә, сыек ашламалар куллануга күчәргә. Үсемлекләрне минераль тукландыруга ел саен 15 млрд. сум чамасы акча сарыф итәбез. Сыек ашламаларның үзләштерелүчәнлеге 80%ка җитүе расланган инде, ә каты ашламаларның үсемлекләр өчен файдасы, һава шартларына бәйле рәвештә, 20 -50% тәшкил итә”, — диде Марат Җәббаров.

Семинар-киңәшмә кысаларында КАС-32 куллануның агрономик детальләренә, КАС-32 куллану өчен техник чишелешләргә һәм инфраструктураны оештыруга, ашламаларны нәтиҗәле куллану инструменты буларак, туфракка агрохимик анализ ясауга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Эш сәфәре кысаларында шулай ук КАС-32не саклау инфраструктурасы, аны ташу техникасы һәм комплекслы сыек ашламаны куллану, әзерләү һәм саклау өчен агрегатлар җитештерүчеләрнең һәм дилерларның экспозицияләре каралды; техник операцияләр күрсәтелде, болар: хуҗалыкта кабул итеп алу, саклау өчен резервуарга күчерү, транспортировка кассеталарына салу, чәчү комплексына кертү; шулай ук туфрак үрнәкләрен сайлап алу процессы күрсәтелде, болар: планлаштыру, үрнәкләрне техник сайлап алу, белешмәләрне ExactFarming шәхси кабинетында чагылдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International