«Очень важная корова» Россия буенча топ-20 иң яхшылар исемлегендә

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Очень важная корова» атланма мае Россия буенча топ-20гә кергән. Бу брендның продуктлары Россия базарында иң популяр товарлар рейтингына керде.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының «Очень важная корова» сәүдә маркасы астындагы продуктлары Россиянең FMCG-брендларының топ-2024 исемлегенә кергән. Бу 2022 - 2024 елларда Россия базарында тәкъдим ителгән брендлы азык-төлек товарлары рейтингы.

«Очень важная корова» брендының майлылыгы 72,5% булган Крестьянское атланмае үз категориясендә топ-20 иң яхшылар исемлегенә керде, ул узган елдагыдан бер юлга күтәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «ЗМК» АҖ бренды бу сегментта Татарстаннан бердәнбер иде. ЗМКның пастеризацияләнгән 2,5%лы сөте һәм кайнатылган сөте Россия кулланучылары арасында шулай ук иң популяр товарлар рәтенә керде. Продукциянең икенче төре әлеге исемлектә беренче мәртәбә билгеләнде.

Рейтинг NTech тикшеренү компаниясе тарафыннан әзерләнгән һәм илебезнең һәм чит илләрнең төрле брендларыннан 2 024 товар позициясен үз эченә алган. Аның нәтиҗәләре товар өлешендә ил территориясендә сатылган азык-төлек продуктларының гомуми күләменә нигезләнгән. Күрсәткечләрне бәяләү өчен компания белгечләре тарафыннан эшләнгән «суыткычтагы төп киштә» – кулланучылар кәрзине моделе кулланылды. Ул 20 категория товарның белешмәләрен берләштерә һәм россиялеләрнең азык-төлеккә, шул исәптән сөт продуктларына айга 500 миллиард сумнан артык чыгымнар тотуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International