Авыл яшьләре федераль экспертлар семинарларында актив катнаша

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

10 -19 сентябрьдә бөтен Татарстан буенча «Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» төбәк проекты кысаларында яшьләр өчен түләүсез семинарлар циклы уза. Чаралар катнашучыларны үз бергәлекләрендә һәм үзләренең тормышында уңай үзгәрешләр кертергә рухландыруга юнәлдерелгән.

Яшьләр семинарлары Россия дәрәҗәсендәге экспертлар катнашында уза. 10 сентябрьдә Әгерҗедә «Авылның яшь идарәчеләре» стратегик сессиясен «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбенең проект эше җитәкчесе Даниил Добрынченко үткәрде.

11 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә республиканың 12 муниципаль районыннан 150 кеше катнашында «Авылда иҗат остаханәсе» зона семинары узды. Яшьләр белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков очрашты.

Яшьләр өчен һөнәри һәм иҗади перспективалар турында эчтәлекле сөйләшү булды. Семинарның икенче өлешендә креатив индустрияләр өлкәсендә танылган Россия эксперты Ольга Рыхлова-Парле мастер-класс уздырды, ул Парле мода йортына нигез салучы, Matreshka Fashion Week халыкара мода атналыгы продюсеры, Түбән Новгородта тегү сәнгате музеен булдыручы.

12 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә, Яшьләр сараенда, «Медиа НавеСеле» социаль челтәрләрендә үзеңне алга чыгару турында мастер-классны Мәскәүнең Lighthouse social media агентлыгының генераль продюсеры һәм үсеш буенча директоры Евгения Чудакова үткәрде.

13 сентябрьдә Чистәһәренең Яшьләр үзәгендә Мәскәү инновацион кластерының әйдәүче эксперты Юлия Гончарова белән «Авылда эшкуарлык» темасына очрашу узды.

Алда тагын 17,18 һәм 19 сентябрьдә Мамадышта, Балтачта һәм Буада «Авыл туризмы», «Аграр белгечлекләрнең һәм авыл тормыш рәвешенең абруен күтәрү» һәм «Авылның яшь гаиләләре» темалары буенча өч семинар булачак. Чараларда авыл яшьләренең барлык вәкилләре дә катнаша ала, килеп тә һәм дистанцион рәвештә дә. Моның өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе төркеме аша гариза бирергә кирәк.

Әлеге чара «Мәгариф» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча бирелгән форманы тутырырга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/1iK77g4e5Vm2PUgSCaU9DQQHb05AsEbseY8sF5PKhGvg/viewform?clckid=27d4745e&edit_requested=true

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International