Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика Көненә багышланган II халыкара конкур турниры узды. Ярышларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук РФ Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина катнашты.
Конкур - олимпия ат спорты төре, аның асылы билгеле бер катлаулылыктагы киртәләрне җиңүдән гыйбарәт. Ат спортының аеруча мавыктыргыч төре.
Быел ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән һәм чит илләрдән, шул исәптән Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан 100дән артык иң яхшы спортчылар катнашты. Төрле катлаулылыктагы 11 маршрутта иң яхшы җайдакларны ачыкладылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Марина Сечина ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында бәйрәм ат чабышларында булды. Җайдаклар арасында 17 приз уйнатылды. Чабышларда Россиянең 23 төбәгеннән 200гә менге һәм юртак атлар катнашты.
Өлкәннәр һәм балалар өчен киң күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Бәләкәй кунаклар атларда һәм пониларда йөрделәр, төрле мастер-классларда катнаштылар. Шулай ук алар өчен эшләпәләр конкурсы һәм төрле викториналар оештырылды.
Өлкәннәр өчен һөнәрчеләр ярминкәсе, фудкорт, үзмәшгульләр фестивале оештырылды. Чарада дистәләгән эшкуар катнашты, алар кунакларга эксклюзив бизәнү әйберләре, өй өчен декор, күннән, агачтан эшләнгән стильле әйберләр, күңел салып эшләнгән оригиналь уенчыклар, кулдан эшләнгән джут, гипс әйберләре, сувенир сабын һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим итттеләр.
Шулай ук Татарстан Республикасы фермерлары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе дә тәкъдим ителде.
2000 метрлы дистанциядә «Аргамак» призына татар токымлы атлар чабышында «Ялкын» айгырында Регина Зарипова беренче урынны алды.
2000 метрлы дистанциядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына инструктор айгырында җайдак Магомет Каппушевка тиңнәр булмады.
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына чабышта беренче булып «ТР Короле» - җайдак Хәмзәт Улубаев финишка килде. Кубокны Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе тапшырды.
Көннең төп призына -Татарстан Республикасы Рәисе призына чабышка иң көчле атлар чыкты. Алар 2400 метрлы дистанциядә ярыштылар. Бу чабышта беренче булып «Тедди Хас» - җайдак Мырзабек Каппушев финишка килде.
Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты призына чабышлар узды. Бу ярышта Альберт Шәйхетдинов иярләгән «Панацея Терск» аты җиңү яулады.
Ат чабышлары тәмамлангач, бәйрәм Фирдүс Тямаев концерты белән дәвам итте.