Бүген Министрлыкта АПК ветеранын котладылар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветеранын - Мансур Миңнуллинны котладылар.

Мансур Мостафа улы бүген үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул эшкә намуслы карау, көндәлек тырышлык белән югары максатларга ирешеп булуын исбатлаган зат. Ул ИПСның җитештерү процессын нәтиҗәле оештыруга һәм үзебезнең кош-корт репродукциясе системасының иң яхшы традицияләрен саклап калуга зур өлеш кертте. Үзенең һөнәри эшчәнлеге елларында ул һәр яктан үзенең оештыру сәләтен, һөнәри осталыгын, компетентлылыгын һәм активлык күрсәтте.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше, һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мансур Мостафа улына «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Юбилярны котлауда Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы АПК Президиумы әгъзалары Наил Сабиров, Нәгыйм Мортазин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International