Казан ипподромы Республика Көнен бәйрәм итәргә чакыра

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 14.00 сәгатьтә «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика Көненә багышланган ат спорты бәйрәме башлана. 

Бәйрәм кысаларында бөтен илдән күпсанлы спортчылар катнашында Бөтенроссия ат чабышлары һәм бәйгеләре узачак, аларда 17 төрле приз уйнатылачак, шул исәптән Татарстан Рәисе призы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты призы, Татарстан Республикасының Беренче Президенты - Минтимер Шәймиев Кубогы һәм башкалар. Ярышларның гомуми приз фонды 17 млн 300 мең сум тәшкил итә. Ярышларда Россиянең 20дән артык төбәгеннән, республикаларыннан һәм өлкәләреннән 198 ат катнашачак.

Шулай ук Рәис призына конкур II буенча халыкара турнирда җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Турнир 27 августтан 30 августка кадәр уза, барлыгы төрле катлаулылыкта 11 маршрут тәкъдим ителә. Ярышларның гомуми приз фонды 5 млн сум тәшкил итә. 

Быел манеж беренче тапкыр вольтижировка (ат спорты дисциплинасы: анда спортчылар, парлап яки спортчылар төркеме түгәрәк мәйдан буйлап йөрүче яисә чабучы ат өстендә гимнастик һәм акробатик күнегүләрдән торган программаларны башкаралар) буенча ярышларны уздыра.

Балалар атларда һәм пониларда йөри, төрле мастер-классларда катнаша, тракторларда йөри алачак. 

Өлкәннәр өчен һөнәрчеләр ярминкәсе, фудкорт, үзмәшгульләр фестивале була. Чарада дистәләгән эшкуар катнашачак, алар кунакларга эксклюзив бизәнү әйберләре, өй өчен декор, күннән, агачтан эшләнгән стильле әйберләр, күңел салып эшләнгән оригиналь уенчыклар, кулдан эшләнгән джут, гипс әйберләре, сувенир сабын һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим итәчәкләр! 

Шулай ук Татарстан Республикасы фермерлары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе дә тәкъдим ителәчәк. 

Бәйрәмнең хедлайнеры Фирдүс Тямаев булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International