Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут эш сәфәре белән Татарстан Республикасында булды. Сәфәр кысаларында ул «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖен карап чыкты. Сәфәрдә Оксана Лут белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы төбәккә эш сәфәре белән килде һәм «Русское поле - 2024» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының актив эшлекле программасында катнашты.
Россиянең алдынгы «КОМОС ГРУПП» агрохолдингы составына керүче «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ Татарстан Республикасында иң эре сөт эшкәртү предприятиесе булып тора.
Җитештерү технологияләрен камилләштерү, продукциянең сыйфатын күтәрү һәм чыгарыла торган продукция ассортиментын арттыру максатларында «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖенә 11 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән.
«Казан сөт комбинаты»н реконструкцияләү” инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышында 2017 елдан бирле ике этап реконструкция уздырылган, һәм бүгенге көнгә предприятие тәүлеккә 650 тоннадан артык сөт-чимал эшкәртә. Завод «Село Зеленое авылы», «Молочная речка», «Анджелато», «Варвара Краса» һәм башка брендлар астында сөтнең һәм әчетелгән сөт продукциясенең барлык төрләрен җитештерә.
Реконструкциянең өченче этабы 2025 елда башланачак һәм, җитештерү фондларын киңәйтүгә бәйле рәвештә, «Казан сөт комбинаты»н яңа җитештерү линияләре белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу предприятиегә сөт эшкәртү күләмен шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Өченче чор инвестицияләренең гомуми күләме 5,4 млрд сумнан артык булачак.
Эш сәфәре барышында Оксана Лут һәм Марат Җәббаров сөт кабул итү бүлеген, аппарат һәм эремчек цехларын, әзер продукцияне төргәкләрен, продукцияне фасовкалау һәм ферментация участокларын, утрапастеризацияләнгән продукция складын карадылар. Алар шулай ук сөт һәм әчетелгән сөт продукциясе күргәзмәсендә булдылар.