Рөстәм Миңнеханов “Русское - 2024” форумының пленар утырышында: Мондый форумның Татарстанда узуына без бик шатбыз

2024 елның 23 августы, җомга

Бүген Казанда «Русское поле - 2024» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының пленар утырышы узды.

Форумның пленар утырышы «Корстон» дәүләт сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды, анда Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, агросектор вәкилләре, тармак экспертлары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының актив эшлекле программасы 22 һәм 23 август көннәрендә уздырылды. Игътибар үзәгендә - селекциянең яңа ысуллары, кадрлар проблемалары, фән һәм бизнесның үзара бәйләнеше, Россия орлыкларын экспортлау һәм башка проблемалар.

Пленар утырышта катнашучылар алдында кереш сүз белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Оксана Лут чыгыш ясады. Ул Россия агросәнәгать комплексының бурычлары һәм куелган максатларга ирешүдә илебез селекциясенең роле турында сөйләде.

Россия селекционерларының төп бурычларыннан берсе - Татарстан өчен генә түгел, үзгәреп торучан климатны һәм җитештерү күләмен арттыру бурычларын исәпкә алып, бөтен Россия өчен әһәмиятле сортлар һәм гибридлар булдыру. Икенче юнәлеш - биотехнологияләр. Бүген без Татарстанда биотехнологияләр үсеше перспективалары турында фикер алышу буенча очрашулар уздырдык. Без, республика кысаларында Россиягә кирәкле барлык органик аминокислоталарны, витаминнарны җитештерү буенча зур биотехнологик кластер урнаштырырга мөмкин, дип саныйбыз, монда гамәлгә ашырырлык юнәлешләр бик күп. Без ышанабыз, барлык ярдәм чараларын исәпкә алып, 2030 елга Россия Федерациясе өчен кирәкле барлык тәэмин ителеш параметрларына ирешә алачакбыз”, - диде Оксана Лут.

Рөстәм Миңнеханов агробизнес кунакларын һәм экспертларын сәламләп: сүз бирде ул. – Мин бик шат, бүген без яңа мәйданчык – Агробиотехнопарк ачтык. Без бүген анда күргәннәр - эксперименталь участоклар, яңа лабораторияләр – болар барысы да әлеге мәсьәләләргә җитди игътибар, шул исәптән шәхсән авыл хуҗалыгы министры Оксана Николаевна тарафыннан да, бирелүе турында сөйли. Татарстан Сезнең белән! Бүген биредә булуыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә һәм Сезне киләсе елгы форумга чакырам. Барыгызга да уңышлар һәм нәтиҗәле эш телим”.

Утырыш барышында катнашучылар Россия селекциясе үсешенең нәтиҗәләре һәм перспективалары, базарны үзебезнең орлыклар белән тәэмин итү, фәнни кадрлар әзерләү һәм тармак өчен мөһим булган башка темалар буенча фикер алыштылар.

 

 

 



 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International