Бүген «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы «Чистополье» агрохолдингы белән берлектә Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең төбәктә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү тармагы аспектлары өлкәсендәге социологик тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 4,9%ы гына республиканың үзен төп продуктлар белән 100%тан артыграк тәэмин итүен белә.
Бу вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров болай дип аңлатты:
“Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 5 процентка якыны гына республиканың авыл хуҗалыгы комплексы казанышлары турында хәбәрдар булуы турындагы мәгълүмат көтелмәгәнрәк хәл.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы инде күптән үз халкының төп азык-төлек продуктларына булган ихтыяҗын 100%тан артыгы белән каплый!
Башкача әйткәндә, аграрийлар тырышлыгы белән Татарстан халкының кибетләрен һәм суыткычларын көндәлек продуктлар белән тутыру өчен Татарстанга үз чикләреннән тыш бернәрсә дә кертергә кирәкми, барысын да үзебез, үз җиребездә җитештерәбез.
Ит, сөт, йомырка һәм икмәк буенча тәэмин ителеш, Татарстанда яшәүче һәр кешегә исәпләгәндә, нормадан 100%тан артыграк, шикәр һәм бәрәңге буенча - 300%тан артыграк, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 мәртәбә артыграк.
Югары күрсәткечләргә агротехник чараларны төгәл үтәү, яңа технологияләр кертү, тармакка уникаль белгечләр җәлеп итү нәтиҗәсендә ирешелә. Бу - 24/7 режимында башкарыла торган җентекле һәм системалы эш”.
Тармак буенча кыскача белешмә:
Татарстан Республикасы халкының төп азык-төлек продуктлары белән 100%тан артыграк тәэмин ителүенә ирешелгән дәрәҗәдә генә әле агросәнәгать комплексы тукталып калмый.
Республикада терлекчелек фермалары һәм комплекслары төзү, терлекләрне исәпкә алуның цифрлы системасын кертү, терлекләр белән идарә итү һәм тукландыруга идарә итү программаларын гамәлгә кертү буенча актив эш дәвам итә. Төбәк җирнең уңдырышлылыгын арттыру буенча интенсив эш алып бара, тармакның һава торышына һәм климат шартларына бәйлелеген киметә.
Соңгы 5 елда 51,4 мең башка исәпләнгән 82 сөт комплексы һәм сөт фермалары файдалануга тапшырылды. Шул исәптән 2023 елда - 10,6 мең башка исәпләнгән 19 сөт комплексы.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең максатчан тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы 2024 елның җәендә үз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 5 мең тонна савым алуга иреште.
Заманча сөт комплексларын төзү һәм файдалануга кертү сөт җитештерүне ел саен 2-3% дәрәҗәсендә арттыруга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта үсемлекчелек юнәлешендә югары табышлы культуралар белән эшләүгә һәм аларны эшкәртүгә басым ясала, югары нәтиҗәле, куркыныч булмаган сыек ашламаларга актив күчү, үсемлекчелектә үзебезнең селекциянең яңа сортларын үзләштерү бара.
Үзгәреп торучан һава шартларына бәйлелектән котылу мелиорация комплексын модернизацияләү нәтиҗәсендә тәэмин ителә. Татарстанда елдан-ел күбрәк авыл хуҗалыгы җирләрендә ясалма сугару стемалары кулланыла.
Игенчелектә туфракны яклау буенча агроландшафт системалары актив кертелә, алар туфракның уңдырышлылыгын тагын да күбрәк арттырырга мөмкинлек бирә.
Техниканы вакытында яңартмыйча югары күрсәткечләргә ирешеп булмый. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы техникасы паркларын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыра, аның буенча аграрийларга сатып алына торган яңа җайланмаларның 30%ы компенсацияләнә.
Программа кысаларында 30% бюджет ярдәме белән ел саен 13 млрд сумга кадәр 3 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына.