Татарстан Республикасы районнарында комбайнчылар династияләре

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең төп бурычы - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен саклап калу һәм тотрыклы үстерү.

Бүгенге көнгә 436,4 мең га мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу планнан 33% тәшкил итә, 1,34 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык – 30,8 ц/га.

Татарстан Республикасының алдынгы хуҗалыклары һәм комбайнчылары урып-җыю чорында суктырылган ашлык күләме белән республика үсешенә зур өлеш кертәләр.

Катлаулы һава шартларында бөртекле культураларны җыю кыен булуга да карамастан, 2024 елгы урак алдынгылары ачыклана башлады:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Зәй» агрофирмасыннан өч механизатор New Holland һәм Tucano 450 комбайннарында һәркайсы 21 меңәр центнердан артык ашлык суктырган.

Аксубай районының «АксуАгро» агрофирмасыннан Гафиятуллин Шәүкәт һәм Закиров Азат 2100 һәм 1850 тонна ашлык суктырганнар.

Арча районында «Ташкичү» ҖЧҖендә ирле-хатынлы Рәмзия һәм Рәдиф Хәбибуллиннар Claas Lexion комбайнында 818 тонна ашлык суктырганнар. Комбайнчылар династиясенең мондый үрнәге бердәнбер түгел, Минзәлә районында «Минзәлә таңнары» агрофирмасында Гарнышев Владимир Михайлович эшен аның уллары Владислав һәм Михаил дәвам итә. Агымдагы урак сезонында алар икесенә бергә 3600 тонна ашлык суктырганнар.

Һәр районда диярлек әтиләренең эшләрен дәвам итүче комбайнчылар династиясе бар, алар үз хезмәтләре белән Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертәләр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International