Буа районының Лашчы Башы авылында бәйрәм - Авыл көне узды.
Бәйрәмгә күрше торак пунктлардан кешеләр дә килгән иде. Чарага гаиләләр бала-чагалар, оныклар белән килгәннәр. Әби-бабайларга җәйге ялга кайткан балалар да бәйрәмдә рәхәтләнеп ял иттеләр.
Бу матур көнне мәчет янындагы сквер импровизацияле мәйданга әверелде. Күптән көтелгән очрашу Лашчы Башыннан чыккан һәм илебезнең төрле почмакларына сибелгән барлык якташларны бергә җыйды. Моңа кадәр бу бәйрәмне мәчет имамы Мөхәммәтзариф Хәсәнов үткәрә торган булган. Чараны оештыруда меценатлар да, аларның уллары да ярдәм иткән. Ә бүген бу бәйрәм мәрхүм имам хөрмәтенә үткәрелә.
45-50 ел матур гаилә булып яшәүчеләрне бүләкләделәр. Оештыручылар авылның иң кечкенәләренә дә, иң өлкәннәренә дә бүләкләр бирделәр. Беренче сыйныфка баручы балаларга уку җыелмасын бүләк иттеләр. Халык барлык төр ярышларда актив катнашты.