Бүген ТатарстанРеспубликасы Тукай муниципаль районында “Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты.
Чара барышында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм киләсе ел уңышы өчен орлык салу мәсьәләләре каралды.
Дмитрий Яшин Татарстан Республикасының 35 районында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде, бүгенге көнгә 187 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 33 ц/га.
Барысы 1 млн 332 мең гектарда бөртекле культуралар, 35 мең гектарда кукуруз, 482 мең гектарда майлы культуралар суктырасы була. 55 мең гектарда - шикәр чөгендере, 4,3 мең гектарда – бәрәңге, 1,9 мең гектарда - яшелчәләр, 161 мең гектар мәйданда силос өчен кукуруз җыеп алырга кирәк булачак.