Премия бирү Президентның Федераль Собраниегә Юлламасында күрсәтелгән «Борынгы биналар, утарлар һәм гыйбадәтханәләр — безнең милли тәңгәллегебезнең һәм буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешнең ачык гәүдәләнеше» дигән йөкләмәсен үтәү йөзеннән үткәрелә.
“Милләт мирасы” - Россиянең бөтен территориясен колачлый торган уникаль вакыйга. Ул ел саен уздырыла һәм үз көчләре белән илнең мәдәни һәм тарихи мирасын үстерүгә һәм саклауга ярдәм итүче профессионаллар һәм оешмалар өчен танылуның иң югары формасы булып тора.
Премиянең максатлары: иҗтимагый әһәмиятлелекне арттыру; инновацияләрне һәм креативлыкны үстерү; мәдәни мираска ярдәм итү; тәҗрибә уртаклашу өчен платформа булдыру; төбәк җирле проектларга игътибарны арттыру.
Хәзерге вакытта илебездә бара торган үзгәрешләрне бәяләү бик мөһим: ташландык авыллар, гыйбадәтханә архитектурасы объектлары һәм утарлар комплекслары торгызыла. Кешеләр тарихи мирасны саклау өчен көчләрен, акчаларын һәм компетенцияләрен берләштерәләр. "Милләт мирасы" премиясе, халык рейтингын булддырып һәм катнашучыларның танылуына ярдәм итеп, әлеге казанышларның әһәмиятен ассызыклый, алар пространствоны үзгәртәләр, территорияләрне һәм мәдәни мирасны җанландыралар, уңайлы шәһәр һәм авыл мохитен тудыралар, перспективалы үсешкә ярдәм итәләр, үткәннәр турында кайгырталар һәм киләчәк алдында үзләрен җаваплы тоялар.
Премиядә проект авторлары, эш җитештерүчеләр, меценатлар, инвесторлар, оештыручылар командалары, экспертлар, иганәчеләр, волонтерлар, төбәкләр, материаллар җитештерүчеләр, инженерлык чишелешләре, технологияләр, методикалар авторлары һәм игълан ителгән номинацияләргә туры килә торган башка катнашучылар катнаша ала. Номинацияләр, Премия турындагы нигезләмә, иганәчеләр өчен тәкъдимнәр белән Премия сайтында танышырга һәм шунда ук гариза бирергә мөмкин: https://наследие-нации.рф/avard
Email: nasledie@natcii.ru
Гаризалар бирү процессы 2024 елның 12 августына кадәр дәвам итәчәк.