Татарстан Республикасы Рәисе республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына яңа автомобильләр тапшырды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Агроволга-2024» (“ИделАгро”) халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына яңа автомобильләр тапшырды. Искәртеп узабыз, күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 3 июльдән 5 июльгә кадәр уза.

Тантанада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.

Чара барышында оешмаларның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән казанышлары һәм аларның гражданнарны азык-төлек товарлары белән тәэмин итүгә керткән өлешләре һәм авыл халкына беренчел кирәк товарларны вакытында китереп торулары өчен рәхмәт белдерелде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге эшчәнлегенә йомгак ясады һәм ул, кооперация хезмәте күрсәтелә торган республика торак пунктлары саны 1,5 меңгә якын, дип билгеләп үтте. Бу - Россия Федерациясенең кулланучылар берлекләре арасында иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен 135 автокибет җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта, автопаркта автомобильләр санын 145кә җиткереп, оешмалар сәүдә эшчәнлегендә үз мөмкинлекләрен киңәйтә алачаклар һәм күчмә сәүдә өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү темпларын арттырачаклар.

Тапшырылган 10 автокибет өзлексез эшләү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган, аларда суыткыч витриналар, шкафлар бар, автоном су белән тәэмин итү, шулай ук ГЛОНАСС спутник навигация системасы көйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International