Татарстанда «Агроволга – 2024» (“ИделАгро”) халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Агроволга» (“ИделАгро”) халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Инде менә өченче ел бу уникаль вакыйга Татарстанныкын гына түгел, ә тулаем Россия аграрийларын бергә җыя. Быел үзләренең авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү өлкәсендәге казанышларын һәм яңа эшләнмәләрен Россия генә түгел, чит ил компанияләре дә күрсәтә.

Чарага рәсми стартны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бирде. Ул катнашучыларны сәламләде һәм уңышлы эш нәтиҗәләрен теләде.

“Күргәзмә тармакның алга таба үсешенә һәм алга китүенә этәргеч булыр, дип ышанам. Күргәзмәдә катнашучыларга һәм кунакларга әлеге мәйданчык мөмкинлекләреннән файдаланырга һәм нәтиҗәле эшләвегезне телим: эшлекле элемтәләр урнаштырырга, потенциаль тәэмин итүчеләр һәм сатып алучылар табарга, үзара файдалы килешүләр төзергә, яңа белемнәр үзләштерергә һәм аларны үз эшегездә кулланырга, – дип билгеләп үтте ул.

“Агроволга” (“ИделАгро”) кысаларында өченче тапкыр сөт продуктивлыгы юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр конкурсы узачак. Чакырылган бәйсез судьялар Татарстан Республикасында иң яхшы сыерларны сайлаячак. Иң-иңнәренә 40 токым хуҗалыгыннан 80 сыер дәгъва кыла.

Быел беренче тапкыр мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча беренче Халыкара турнир узачак. Россия, Беларусь Республикасы, Казахстан, Боливия һәм Кубаның 150дән артык ветеринария ортопед-тоякчылары үз һөнәрләрендә иң яхшысы исемен алу өчен бер мәйданчыкта очрашачаклар.

Республика механизаторлары иртәгә үк трактор йөртү осталыкларын күрсәтә алачаклар һәм BELARUS «МТЗ-ШОУ» газ-мотор тракторларын профессиональ йөртү буенча республика чемпионатында катнаша алачаклар.

Кыр экспозициясендә сорт сынау участогында 250дән артык перспективалы һәм җирлеккә яраклаштырылган үз илебез һәм чит ил селекциясе яңалыклары, шул исәптән безнең Татарстан сортлары да күрсәтелә.

Күргәзмәгә уңайлы килеп йөрү өчен 3 июльдән 5 июльгә кадәр һәр сәгать саен Казаннан Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгенә кадәр һәм кире Казанга бушлай шаттллар йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International