Татарстан Республикасы Хокүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы агымдагы вәзгыять турында сөйләделәр

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсен әзерләү һәм уздыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы агымдагы вәзгыять  турында сөйләделәр.

Брифинг, гадәттәгечә, республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдергәнчә, «Татарстанда икмәккә бәяләр күп артмаячак, дип көтелә».

“Бәяләр артык күп үсмәс, дип саныйбыз. Ашлык бәяләрен карасаң, моннан да  түбән була  алмый инде”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

 Ул шул ук вакытта, июнь аенда бөртекле культураларга бәяләр шактый артты, диде. 28 июньгә булган белешмәләрдән күренгәчә,  өченче класслы бодай  бәясе  – 14 мең сум, дүртенче класслы  бодай – 12,5 мең сум, фураж бодае – 9,7 мең сум, арыш  – 7,8 мең сум, азык арпасы - 9,6 мең сум.

 “Әмма икмәк заводларының үз чыгымнары бар. алар  арта. Болар  - он, өстәмәләр, чимал, ягулык-майлау материаллары, электр, газ чыгымнары. Шуның исәбенә ипигә  бәяләр арта”, - диде Марат Җәббаров.

Аның әйтүенчә, ипигә бәяләрне тотрыкландыру өчен дәүләт ярдәме чаралары бар. Икмәк пешерүчеләргә социаль төрдәге ипиләр җитештерүгә һәм сатуга   бәйле чыгымнар өлешен каплау өчен субсидияләр күләме дә артты. Мәсәлән, социаль төрдәге 1 кг ипине сатуга тотылган чыгымнар өлешен каплау күләме 4,5 сумнан 6 сумга кадәр арткан.

“Шулай итеп, без ипинең социаль төрләренең бәясе  бик минималь дәрәҗәдә артсын  дип тырышабыз”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Брифинг барышында журналистларга 2024 елда Татарстанда агросәнәгать комплексына ярдәм өчен 13,7 млрд сумнан артык акча җибәреләчәге турында хәбәр иттеләр. “Россия һәм Татарстан җитәкчелеге авыл хуҗалыгына зур игътибар бирә. Бюджет чикләүләренә карамастан, авылга ярдәм тулы күләмдә саклана. Агымдагы елга бездә 13,7 миллиард сум каралды”, - диде министр. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International