Алексеевск районында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы утырышы узды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бу атнада Алексеевск районында агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы чираттагы күчмә утырышын уздырды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Президиум әгъзалары Разил Сәитов, Нәгыйм Мортазин, шулай ук Алексеевск муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин катнашты.

Чарада республика агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырыш кысаларында шулай ук юбиляр, агросәнәгать комплексы ветераны Әбүзәр Мортазинны котладылар. Аңа 70 яшь тулды.

Ул, Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнарында Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы, Агроснаб һәм Татарстанның республика кулланучылар берлеге системасы оешмаларында озак еллар җитәкче булып эшләп, аграр тармак үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән хөрмәткә һәм мактауга лаек кеше.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International