Бүген мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 46 нчы республика конкурсы узды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе (ДНП) АҖ базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 46 нчы республика  конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү маркетингы бүлеге консультантлары, аграр югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты.

Катнашучыларны  сәламләп, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов чыгыш ясады.

“Терлекчелектә  терлекләрне үрчетүнең  төп нигезен  ясалма орлыкландыру тәшкил итә, ул терлекләрнең генетик потенциалын арттыруда, сыйфатын  яхшыртуда  мөһим алым  булып тора. Бу  бик  кирәкле  һөнәр, ул бүген терлекчелекне үстерүдә двигатель  булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.
Азнакай районының «Союз Агро» ҖЧҖеннән Альбина Захарова абсолют чемпион булды.  

«Иң яшь оператор» номинациясендә беренче урынны Рәсүл Әкбәров алды  («Кама Беконы»).  «Ветеран оператор» исеменә Илнур Шәяхмәтов лаек булды («Шәле Агро»).

«Авыл хуҗалыгында ясалма орлыкландыру» номинациясендә беренче урынны Анна Григорьева алды («Вахитова» ҖЧҖ, Кукмара районы).

«Шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру» номинациясендә беренче урынны Илнур Сабитов алды  («Кама Тамагы РДВБ»).

«УЗИ аппаратын практикада кулланган өчен» номинациясендә беренче урынны Рәмис Сираҗиев алды («Азык-төлек программасы АПК»).

Студентлар арасыннан Ульяна Ухова (КДВМА) җиңүче булып  танылды.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International