Нәселле сөт терлекчелеге оешмалары узган елга йомгаклар ясадылар

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Нәселле сөт терлекчелеге  оешмалары  берлегенең 2023 елга эш йомгаклары һәм 2024-2030 еллар чорына каралган максатларга ирешү һәм бурычларны хәл итү өчен алга таба уртак эш» темасына киңәшмә узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул селекция-нәсел эшен хайваннарның геном кыйммәте дәрәҗәсендә оештыруның мөһимлеге турында сөйләде.

“Безнең бурыч - сыерларны тышкы яктан бәяләү, алар буенча сөтнең җитештерүчәнлеге һәм сыйфат күрсәткечләре турында барлык белешмәләрне  җыю, цифрлы профиль булдырырга һәм геном бәяләүне оештырырга, бу  сөт фермаларында туган һәр бозауның алга  таба продуктивлыгын һәм потенциалын фаразларга мөмкинлек бирәчәк”, - диде  министр.

Аннары министр урынбасары Гелүс Баязитов чыгыш ясады. Ул сөт юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларында селекция эшен камилләштерү проблемалары һәм юллары турында сөйләде.

Киңәшмә йомгаклары буенча эшнең төп максаты яңгырады - 2030 елга Татарстан Республикасының терлекләрне чит илдән кайтаруга  бәйлелеген  5 тапкырга киметү һәм технологик суверенитетны тәэмин итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International