Министрлыкта Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Аны әлеге Комиссиянең рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары - Марсель Мәхмүтов үткәрде.

Утырышны ачып, ул дәүләт граждан хезмәтендә коррупцияне профилактикалауның һәм аңа каршы көрәшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Комиссиядә берничә актуаль мәсьәлә буенча нотыклар тыңланды.

Кадрлар бүлегенең әйдәүче белгече Рәмилә Әсмаева 2024 елның 2 кварталында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» Программасының үтәлеше турында мәгълүмат бирде; Министрлыкта 2023 ел хисап елына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләргә анализ ясады.

Киңәшмә барышында нотыклар белән шулай ук юридик бүлек башлыгы Илнар Кәлимуллин, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Алмаз Галимҗанов чыгыш ясадылар. Коррупциягә каршы эшне оештыру, Министрлыкта коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау максатларында чаралар уздыру мәсьәләләре күтәрелде.

Ахырда киңәшмәдә каралган юнәлешләр буенча эшне активлаштыруга һәм коррупциячел чагылышларны профилактикалауга юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм йөкләмәләр исемлеге эшләнде.

Комиссия утырышы беркетмәсе Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International