“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының эксперт комиссияләре утырышлары узды

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Узган атнада «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Азык-төлек товарлары» номинациясендә «Сөт һәм ит продукциясе» һәм «Икмәк-күмәч, кондитер һәм макарон әйберләре ярмалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» буенча эксперт комиссияләре утырышлары узды.

Шунысын  билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның азык-төлек базары киңәя, республика үзен үзе җитештергән төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Республика министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан сәүдә челтәрләрендә, шул исәптән федераль челтәрләрдә җирле товар җитештерүчеләрен  алга этәрүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барыла. 

Конкурста «3 нче Казан  икмәк заводы» АҖ, «Государев Амбар» ҖЧҖ, «Буа  шикәре» ҖЧҖ, «Салатов» сәүдә йорты, «Майский» теплица комбинаты, «Казан  җитештерү комбинаты» ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.

Сөт продукциясе җитештерүчеләр арасында гариза  бирүчеләр: Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты, Агросила-Молоко, Алексеевск сөт заводы, Арча сөт комбинаты, «Славица» туңдырма фабрикасы бар.  
Конкурска ит продукциясен  «Агросила. Чаллы-МПК»  ҖЧҖнең, «Авангард» ҖЧҖ филиалы “Карлинский” ит йорты, «РМ Агро» ҖЧҖ, «АПК Русский мрамор» АҖ  тәкъдим  иттеләр.   

Конкурсның эксперт комиссиясе тарафыннан, аның составына Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан  Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия  Кулланучылар  күзәтчелегенең (Роспотребнадзорның) Татарстан  Республикасы   идарәсе, Татарстан  Республикасы  Дәүләт алкоголь инспекциясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы, «ЦСМ Татарстан» ФБУ вәкилләре кергән иде, конкурс регламенты нигезендә иминлек һәм сыйфатның барлык норматив таләпләренә туры килә торган иң яхшы азык-төлек товарлары билгеләнде. Нәтиҗәләр июльнең беренче яртысында игълан ителәчәк.
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International