Шоколадлы җиләк, чабышкы ат өстендә төрле күнекмәләр күрсәтү, “БРИКС илләренең спорт уеннары” призы: болар барысы да Казан ипподромында узган Сабантуйда

2024 елның 21 июне, җомга

Бүген Казан  ипподромы  территориясендә Сабантуйга  багышланган  киң күләмле ат-спорт бәйрәме узды.    

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Туркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызыл Орда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Быел ипподромда Сабантуй аеруча зур күләмдә узды. Өлкәннәр һәм балалар өчен киң күләмле күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Нәни кунаклар атларда һәм пониларда йөрделәр, төрле мастер-классларда катнаштылар.

Өлкәннәр өчен фудкорт, кәсепчеләр ярминкәсе,  үзмәшгульләр фестивале эшләде, аларда эксклюзив бизәнү әйберләре, йорт өчен декорлар, күннән, агачтан эшләнгән заманча әйберләр, күңел салып эшләнгән оригиналь уенчыклар, джуттан ясалган, гипстан  эшләнгән  кул әйберләре, сувенир сабыннар һәм башка күп нәрсәләр бар  иде! 

Ат-спорт комплексы территориясендә шулай ук Татарстан Республикасы фермерларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының продукциясе   сату да оештырылган  иде.  

Җайдаклар  арасында  14тән артык приз уйнатылды. Ат чабышларында беренче тапкыр   «БРИКС илләренең спорт уеннары» призы тапшырылды.  Бу призга  Пандорра  Архыз атында җайдакчы Артем Иванов ия  булды.

Татарстан Республикасы игенчеләре хөрмәтенә билгеләнгән Кубок Сир Ройсон атында чапкан Геннадий Большаковка эләкте. 

2000 метрлы дистанциядә «Аргамак» призына татар токымлы атлар чабышында Ахра кушаматлы атта Азалия Әхмәтвәлиева  җиңде. 

«Сабантуй-2024» кубогын Мегалодон атында  чапкан  Наталья Челнокова   яулады. 

1800 метрлы дистанциядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышта Зөләйхад атында Далим Биджиев җиңү яулады.

Авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә приз яулау  чабышында Джета Грей атында Николай Ухановка тиңнәр булмады. 

Ат чабышлары кысаларында шулай ук БРИКС уеннары ярышларында катнашучыларның күрсәтмә чыгышлары узды, чабышлар белән   параллель рәвештә татар эстрадасы йолдызлары: Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фәсыйхов һәм Алинә Шәрипҗанованың чыгышлары булды. 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International