Министрлыкта Кытайның Шандунь провинциясеннән аграрийлар делегациясе булды

2024 елның 21 июне, җомга

Бүген Министрлыкта Кытайның Шаньдун провинциясеннән Брикс шәһәрләре ассоциациясе утырышында катнашкан аграрийлар делегациясе белән очрашу узды. Киңәшмәдә Министрлык исеменнән  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, тармак бүлекләре башлыклары катнашты. 

Кытай делегациясен Циндао шәһәре Вице-мэры Сун Минцзе җитәкли. Фикер алышуда  шулай  ук Циндао шәһәренең авыл хуҗалыгы департаменты директоры Юань Жунсянь, Циндао шәһәренең чит илләр эшләре департаменты директоры урынбасары Динь Аньхуэй, Цзяочжоу шәһәренең авыл хуҗалыгы департаменты директоры Ли Минси, шулай ук корпорацияләр рәисләре, партия бүлекчәсе секретарьлары катнашты.

Ленар Гарипов Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм кунакларны республикада 3-5 июльдә узачак «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә чакырды. Кытай кунакларын продукцияне эшкәртү өлкәсендә  Татарстан  тәҗрибәсе, шулай ук аграр тармак белгечләрен уртак укыту мөмкинлеге кызыксындыра. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International