Министрлыкта Кытай эшкуарларының һәм сәнәгатьчеләренең Рус-Азия Берлеге делегациясен кабул иттеләр

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта эшкуарларның һәм сәнәгатьчеләрнең Рус-Азия берлеге (РАСПП) делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, эшкуарларның һәм сәнәгатьчеләрнең Россия-Азия берлеге вице-президенты, Гуанчжоуда  РАСПП вәкиллеге башлыгы Алексей Федотов, Кытайда РАСПП вәкиллегенең икътисадый хезмәттәшлек буенча директоры Антонина Федотова, Министрлыкның тармак бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Ленар Гарипов республиканың агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм, Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе   һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5 нче урында тора,  дип билгеләп үтте.

“Кытай белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлеккә килгәндә, узган ел Кытай Халык Республикасына экспорт күләме 66 млн.доллар булды. Агымдагы елның биш аенда бу күрсәткеч 16 млн. доллардан артыграк  тәшкил итә”, – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Аннары катнашучылар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар, кунакларны орлык материалы белән тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү мәсьәләләре кызыксындырды.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International