Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 400 тоннадан артык яшелчә сатылган

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә  гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов карап чыкты. 

4 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 276,1 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 418,2 тонна яшелчә, шул исәптән 225,5 тонна бәрәңге, 72 тонна үлчәүле сөт, 168 тонна шикәр, 873,7 мең данә тавык йомыркасы, 347,7 тонна ит, шул исәптән 179,5 тонна тонна мөгезле эре терлек  ите.

Ярминкәләр үткәрү өчен 33 муниципаль район, 3 119 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләрне 2024 елның 28 апреленә кадәр уздыру планлаштырылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International