2 апрельдә Алексеевск муниципаль районында муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкиле Рөстәм Хөснетдинов, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының җитештерү бүлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, районның дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Харис Хәйбуллин, «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Александр Зайцев, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Александр Кондратьев, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар һәм умартачылар катнашында киңәшмә узды.
Чараны оештыручылар һәм район умартачылары балның төрле төреннән, дәвалау препаратларыннан, мазьлардан, майлардан һәм кремнардан торган умартачылык продуктлары күргәзмәсен оештырганнар иде. Катнашучылар шулай ук азык культуралары корткычларына каршы көрәшнең төрле ысуллары һәм биологик препаратлар белән таныша алдылар.
Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә химик препаратлар куллану куркынычсызлыгын тәэмин итү, баллы үсемлекләр мәйданнарын арттыру, чәчүлек мәйданнары структурасына үзгәрешләр кертү, умарталыкларны паспортлаштырып бетерү, умартачыларны кисәтү системасын булдыру, пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда закон таләпләрен үтәү, бал кортларында инфекцион һәм инвазион авыруларны вакытында профилактикалау, үлгән бал кортларын һәм умартачылык продуктларын анализга тапшыру һәм сынау беркетмәсен вакытында алу, шулай ук районда товар балын арттыру һәм аның сыйфатын күтәрү, Йөкләмәләр исемлеген вакытында үтәү буенча умартачылар һәм кызыксынучы затлар белән даими киңәшмәләр үткәрү буенча актуаль мәсьәләләр яктыртылды.
Мондый чаралар үткәрү республикада умарталар күчләре санын, товар балын һәм умартачылык продуктларын арттыру мөмкинлеген бирә.