Татарстан Республикасының сөрүлек җирләренә аларның минераль азот белән тәэмин ителешенә еллык мониторинг уздыру

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

 “Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ республиканың сөрүлек җирләренә аларның минераль азот  белән тәэмин ителеше  буенча   ел саен мониторинг уздыра.  2024 елда язгы азот диагностикасы ике  – Кама алды һәм Идел буе зоналарында үткәрелде

Азот белән иртә яздан тукландыру - көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә азот ашламаларын куллануның иң югары нәтиҗәле ысулы, ул иртә яз көне тармаклану  фазасында үткәрелә. Яз көне  бер гектарга  1кг азот матдәсе  кертү аны чәчү алдыннан  кертүгә караганда  ике тапкыр отышлырак һәм ашлык уңышын 10 - 20 кг арттыра.  Бу ысулның нәтиҗәлелеге шактый дәрәҗәдә  дөрес билгеләнгән тукландыру дозаларына бәйле.

Азотлы ашламаларның бөртекле культуралар  уңышына тәэсире  аларның минераль азот белән тәэмин ителеш дәрәҗәсенә нык бәйле. Яз башында туфракның сөрүлек катламында минераль азот күләме күпме азрак булган саен азотлы ашламаларның тәэсире шулкадәр нәтиҗәлерәк була һәм   ашлык уңышын арттыра һәм киресенчә дә була. 

Туфрактагы минераль азотның санлы күрсәткечләре турында мәгълүматны белеп һәм аларның төрле факторларга (туфракның эшкәртелеше, узган елның уңышы, чүпләнгәнлек, шул урында  моңа  кадәр нинди культура үстерелгән, һава шартлары) бәйлелеген исәпкә алып,   уңыш дәрәҗәсен фаразларга, шулай ук   уңдырышлылыкны теге яисә бу  дәрәҗәдә булдыру    өчен кирәкле өстәмә азот матдәсен  нинди кырларга кертергә кирәклеген ачыкларга   мөмкин.

«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе белешмәләре буенча, көзге бөртекле культуралар чәчүлекләренең торышы 26%ы - яхшы, дип  һәм 74%ы канәгатьләнерлек, дип бәяләнә, бу республикада бик үк яхшы булмаган   гомуми картинаны чагылдыра.  

“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ белгечләре тарафыннан башкарылган диагностика нәтиҗәләреннән күренгәнчә,  туфракның сөрүлек  катламында азот күләме гектарга 24тән 93 кг-га кадәр күзәтелә, аның  күләме  югарыда күрсәтелгән факторларга бәйле. Тикшерелгән хуҗалыклар буенча бу түбәндәгечә: Апаста – 93 кг/га; Буада – 40; Кама Тамагында - 78; Кайбычта – 53; Балтачта – 45; Теләчедә – 24; Питрәчтә – 36; Мамадышта – 57; Менделеевскида – 26 һәм Әгерҗедә – 50 кг/га. Мәсәлән, гектардан 35-40 центнер  уңыш алу өчен гектарга 40 - 93 кг   файдалы  матдә  кертергә кирәк. Әгәр ихтыяҗ 80 кг һәм аннан  күбрәк булса, тукландыруны ике тапкыр уздырырга  кирәк була. Тагын шунысын да билгеләп үтү мөһим, тукландырганда күпме ашлама  кирәклеген  белү  өчен һәр кырны  тикшерергә кирәк. 

Елның үзенчәлекләрен һәм көзге бөртекле культураларның күпчелеге кышка “шильца” фазасында керүен исәпкә алып, азотлы ашламалар белән тукландыру культура үсеше өчен стимулятор булып тора, тармаклануга, вегетатив массаны арттыруга һәм, ахыр чиктә, яхшы уңыш формалашуга   ярдәм итә.
Безнең илдә иң киң таралган ике азотлы ашламаның (аммиак селитрасы һәм карбамид) беренчесен язгы тукландыру өчен куллану яхшырак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International