Татарстан Республикасы делегациясе эшлекле сәфәр белән Сурхандәрья өлкәсендә

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасының Сурхандәрья өлкәсенә килде. Термез шәһәренең халыкара аэропортында аны өлкә Хакиме Олугбәк Косимов каршы алды. эшлекле сәфәрдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнаша.

Сурхандәрья өлкәсе - Үзбәкстанның иң көньяк төбәге.  Ул Әфганстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан белән чиктәш. Икътисадның төп нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. 

Эш программасында – җитештерү оешмаларында булу, төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый мөмкинлекләре белән танышу, шулай ук өлкә җитәкчелеге белән очрашу.

Делегация Термезда  «Айритом» ирекле сәүдә зонасында булды. 260 мең квадрат метр мәйданлы объектта 3 мең кибет өчен сәүдә комплексы, җитештерү һәм склад биналары, логистика үзәге урнашкан.   

Анда ирекле сәүдә зонасының концепциясе турында сөйләделәр. Аерым алганда, проектның өстенлеге -   түләүләрне чит ил валютасында алу, өстәмә салым ташламалары, эшкуарларны таможня пошлинасыннан азат итү, 10 көнлек визасыз режим булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International