Министрлыкта АПК ветеранын коиладылар

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Музей экспозициясе җитәкчесе, агросәнәгать комплексы ветераны Наил Сабиров 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп  үтә.  

Ул  45 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган.  Наил Сабиров,  Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, үзенең  хезмәт эшчәнлеген Тукай авыл хуҗалыгы техникумында икътисад һәм җитештерүне оештыру буенча мөгаллим буларак башлый, аннары эшен ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Аппаратының кадрлар бүлегендә өлкән икътисадчы-методист вазыйфасында дәвам итә. 1977 елда Арча район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш зоотехник вазыйфасын башкара. Эшендә уңай сыйфатларын һәм югары профессионализмны бәяләп, 1984 елдан аны КПСС өлкә комитетына һәм АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан   республика комитетына  күчерәләр.

 Агросәнәгать комплексы системасында һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнарында җаваплы вазыйфаларда зур стаж һәм идарә эшендә тәҗрибә туплап,   Наил Сабиров 1999 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аппаратының кадрлар хезмәтен  җитәкли,  кадрлар һәм  социаль мәсьәләләр буенча министр урынбасары вазыйфасын башкара,    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы структурасы  үзгәртелгәннән соң – кадрлар һәм уку йортларына идарә  башлыгы вазыйфасында була, кадрлар әзерләү, укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләрен уңышлы алып бара. Бу вазыйфаларда аның оештыру сәләте киң ачыла. Ул  республиканың агросәнәгать комплексы өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур  тырышлык  куя  һәм бу  җитештерү күләмен шактый арттырырга ярдәм  итә. 

Аның  гыйлеме һәм  агросәнәгать комплексы системасында туплаган зур хезмәт тәҗрибәсе хуҗалыкларны үзгәртеп  коруда, белгечләргә дәүләт ярдәме һәм социаль яклау   чараларын  башкаруда  актив катнашырга мөмкинлек бирә. 

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының хезмәт ветераны Наил Сабиров бүген дә Игенчеләр сарае бинасында урнашкан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы тарихы музее кураторы булып тора. Наил Мөхәммәтҗан улы  җитәкчелегендә һәм аның актив катнашында музей өчен бөтен республикадан бай экспонат  җыелган  һәм 2016 елда музей кунаклар өчен үз ишекләрен ачты.  

 Анда Татарстан  авыл хуҗалыгы тармагы үсешенең барлык этаплары күрсәтелгән. Музейда тарихи  авыл  хуҗалыгы коралларының, техникасының, уникаль архив фотосурәтләренең, уку әсбапларының, зур казанышлар өчен бүләкләрнең бай коллекциясе тупланган. Музейның төп бурычы -  авыл хуҗалыгына бәйле объектларны җыю, саклау һәм өйрәнү, тармактагы иң яхшы традицияләрне саклап калу, аларны яшь буынга җиткерү.   

Наил Сабиров шәхсән үзе безнең республика кунаклары өчен музей буйлап экскурсияләр үткәрә. 

Бүген аны күркәм юбилее белән авыл хуҗалыгы һәм   азык-төлек министры   М.А. Җәббаров исеменнән министр урынбасары Гелүс Баязитов котлады. Ул,  ветеранның республика агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлешен югары бәяләп, аңа   нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм алга  таба да  актив хәрәкәттә булып,  озак  еллар  матур гомер итүен  теләде.  

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы  рәисе  Марс Алиев Наил Сабировка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк тамгасын  тапшырды. 

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International