Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) АПКда яшь белгечләр өчен стажировкаларның иң популяр юнәлешләрен атады

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

АПК компанияләрендә ветеринария табибын, агроном һәм инженер- технологны иң популяр юнәлешләр дип санарга була. Россельхозбанкның авыл хуҗалыгында эш эзләү һәм белем буенча «Я в Агро» платформасы экспертлары шундый нәтиҗәләргә килгәннәр.

Россельхозбанкның авыл хуҗалыгында эш эзләү һәм белем буенча «Я в Агро» платформасы белгечләре илнең төрле төбәкләрендә нинди стажировкаларның популяр булуын ачыкладылар. 
Субсидияләнгән стажировка яшь белгечләргә үз карьерасын башлау өчен бик яхшы мөмкинлек. Шул ук вакытта компанияләр конкурентлы хезмәт хакы   булган позицияләр тәкъдим итәләр. Мәсәлән, предприятиеләр башта  ук механизатор-стажерларга - 90 мең сум, ә агрономнарга 70 мең сум түләргә әзер.  
Бер үк  вакытта ихтыяҗ иң зур  булган  тәкъдимнәр ветеринария табибларына (стажерлар өчен барлык вакансияләрдән 25%), агрономнарга (15%), инженер-технологларга (9%), зоотехникларга (3%) һәм тракторчы-машинистларга (2%) туры килә. Сирәгрәк  инженерлар  сорала, әмма аларга да тиешле дәрәҗәдә  түләргә әзерләр, хезмәт хакы 40 мең сумнан башлана. Яшь белгечләр үзләре агроном (компанияләр тәкъдимнәренә игътибар итүчеләрнең 51 проценты) яки ветеринария табибы (24 проценты) вазыйфаларына өстенлек бирәләр. 

Соңгы елларда креатив белгечлекләр саны арта, чөнки җитештерүнең үзен дә, авыл хуҗалыгы тармагы абруен да даими яңартуга ихтыяҗ  үсә. Шулай  булса да, ветеринария табибы, агроном һәм инженер-технолог – бөтенләй дә яңа  булмаган  һөнәрләр - әле дә үзләренең  популярлыгын һәм аларга булган ихтыяҗны  саклап  калганнар.   Алар бары  тик махсус белем, гыйлем һәм күнекмәләр таләп итә һәм АПКның күпчелек кече һәм урта  предприятиеләренең төп персоналын тәшкил итә. 

Киләчәк авыл хуҗалыгында  иң перспективалы һәм кирәкле стажировкалар белән тулырак «Я в Агро» платформасында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International