Бүген татар авыллары эшкуарларының XII Бөтенроссия җыены эшли башлады

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Бүген татар авыллары эшкуарларының XII Бөтенроссия җыены эшли башлады. Катнашучыларның барысы да дискуссия мәйданчыкларында эшләде, аларның икесе Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды. Аларның берсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Эш барышында авылда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре, авылны саклауда һәм үстерүдә татар брендларының роле турында фикер алыштылар. Игенчелек, үсемлекчелек, шулай ук терлекчелек өлкәсендә инновацияләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды.

“Авылда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату”   темасына беренче доклад белән Ленар Гарипов чыгыш ясады. Ул, Татарстан Республикасы үзен авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә, дип билгеләп  үтте. Мәсәлән, ит һәм ашлык буенча тәэмин ителеш 100%тан артык, сөт буенча - 150%тан артык, шикәр буенча - 200%тан артык, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 тапкыр артык. 

Продукцияне эшкәртү тармагы актив үсештә. Көн саен республика предприятиеләре тарафыннан 4200 тонна сөт эшкәртелә. Бу - республикада җитештерелгән чималның 85% диярлек. 
Икмәк пешерү тармагында җитештерү темплары югары. Татарстан Республикасында 70кә якын предприятие эшли, аларның  гомуми җитештерү   куәте 285 мең тоннадан артык икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе тәшкил итә. 2023 елда гына да «Чаллы-Икмәк» АҖ батон әйберләре җитештерү буенча яңа линияне файдалануга  кертте, гомуми күләме 160 млн.сумнан артык тәшкил итте.

Продукцияне сатуга зур игътибар бирелә. Традиция буенча яз һәм көз айларында республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла, анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләренең продукциясен кулай  бәяләрдән    турыдан-туры саталар. 2023 елда Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада 19 мәйданчыкта 23 ярминкә уздырылды. Ярминкә йомгакларыннан  күренгәнчә,   1530, 2 млн. сумлык продукция сатылган.  Агымдагы елның 16 мартыннан ярминкәләр кабат эшли башлый.  

Тышкы икътисадый эшчәнлектә 160 катнашучының   продукциясе  дөньяның 54 иленә экспортлана.  Экспортлана торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күп категорияләре буенча уңай динамика һәм аларның  төрле  илләргә җибәрү күләмнәренең артуы күзәтелә. 

Экспортның төп өлеше май  тармагы продукциясенә туры килә, биредә төп  предприятие  - «Казан май комбинаты» АҖ. 

2020 елдан Татарстан Республикасы «Хәләл» стандарты буенча продукция экспортлау юнәлешен актив үстерә. Агымдагы елның 12 аенда «Хәләл» стандарты буенча продукция экспортлау күләме  11,5 млн. долларга  җитте, бу узган елның шул ук чорыннан 1,7 тапкыр күбрәк.

“Алда без агросәнәгать комплексын үстерүгә һәм Татарстан Республикасы халкын, шулай  ук башка төбәкләрдә яшәүчеләрне кулай  бәяләрдән сыйфатлы   продукция белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән амбициоз бурычлар куябыз. Алга таба илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүне дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Аннары кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Хәйров чыгыш ясады. “Республикабызда фермерларның  сыйфатлы продукция җитештерүләре  генә түгел, ә хәзер республикадан читтә һәм хәтта чит илләрдә билгеле булган татар брендларының  булуына   уңышлы мисалларның күп булуы да безне сөендерә”, – дип билгеләп үтте ул.

 Ел саен республикада эшкәртү күләмнәре арта һәм, әлбәттә инде, авылларда һәм районнарда эшкәртүне оештырган авыл эшкуарлары  моңа зур өлеш кертә. Мөслим районының «Фәйзә» кооперативы ай саен 450 тоннадан артык сөт эшкәртә, атланмай һәм башка сөт продукциясе, шулай ук «кальятта» сыры җитештерә, ул моцарелла, косичка кебек сырлар әзерләүдә кулланыла.    Продукция республиканың үзендә дә, аннан читтә дә сатыла.

Россиядә дә  ихтыяҗ зур булган һәм экспортка да  китә торган ит продукциясе брендлары бар. Мәсәлән, «Кәүсәр» кооперативы үрдәк, ат, куян итеннән ит продукциясе җитештерә. “Агролидер”  кооперативы шулай ук каз продукциясен популярлаштыруга зур өлеш кертә.  Продукция күп тапкырлар республика һәм федераль конкурсларда үз сегментында иң яхшы дип танылды.  

Бакчачылык та әкренләп үсеш ала. «Дуван бакчалары» бренды, яшь булса да, инде  күпләргә билгеле.  Бу юнәлеш бездә үсәр, дип өметләнәбез. Татар брендларының үсеше «Хәләл» стандартлары белән тыгыз бәйләнгән. 2020 елдан Татарстан Республикасы «Хәләл» стандарты буенча продукция экспортлау  юнәлешен актив үстерә.  

“Без үз алдыбызга татар брендларын республикабыздан читтә дә күпләргә танытуны, Татарстанның ислам илләре белән тышкы элемтәләрен үстерү безгә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирүен максат  итеп  куябыз.  Иң мөһиме, “татар брендыннан булган  продукция”нең    сыйфаты  югары булсын һәм шул  чакта  барысы да әйбәт булачак”, - дип тәмамлады  чыгышын ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International