Арча районында чәчүлек җирләренең нәтиҗәлелеге кимү проблемалары һәм аларны хәл итү чаралары турында фикер алыштылар

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Возрождение” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы җирләренең нәтиҗәлелеген  саклау һәм җирләрне эрозия процессларыннан яклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, хуҗалык җитәкчеләре, урман тармагы белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне  саклау һәм туфракның уңдырышлылыгын  арттыру, эрозиягә каршы һәм кырларны саклау өчен урман үсентеләрен булдыру мәсьәләләре каралды. Дмитрий Яшин әлеге өлкәдә эшли торган  дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. Эрозияләнгән җирләрдә яклагыч урман үсентеләре булдыру турында тулырак итеп авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты  Людмила Пугачева  чыгыш ясады. 

“Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы” («Приволжскмелиоводхоз») идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин  шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләү, аларны нәтиҗәле куллану һәм дәүләт ярдәме чаралары мәсьәләләрен ачыклады.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International