Россия Федерациясе Хөкүмәте 2030 елга кадәр исәпләнгән «Россиядә эшләнгән» илкүләм бренды астында үзебезнең продукцияне чит илгә чыгару программасын раслады. Бу карар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2024 елның 25 сентябрендә Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.
Программаны «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы координацияләячәк, ә программаны тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру буенча төп функцияләр Россия экспорт үзәгенә йөкләнгән (РЭЦ, ВЭБ.РФ Төркеме).
«Россиядә эшләнгән» программасын, аңа «Россиядә эшләнгән» ихтыярый сертификация системасы һәм Made in Russia илкүләм брендын хуплау керә, Россия экспорт үзәге «Росконгресс» фонды белән берлектә гамәлгә ашыра.
Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан расланган Программа «Тотрыклы һәм динамик икътисад» илкүләм максатка ирешү өчен әһәмиятле инструмент булып тора.
«Президентыбыз ассызыклаганча, без хәзер, Россия бизнесында очрый торган объектив кыенлыкларга да карамастан, безнең ил кебек үк үзләренең милли мәнфәгатьләрен аңлый торган, үзара файдалы сәүдә, җитештерү һәм кооперация элемтәләрен бәяли торган ышанычлы партнерлар белән тышкы эшлекле элемтәләрне үстерәбез, аларның географиясен киңәйтәбез, хезмәттәшлекне ныгытабыз», – дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.
Программа чимал түгел энергетика булмаган товарларны экспортлау күләмен 2023 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда кимендә өчтән икегә арттыруны тәэмин итүгә, шулай ук агросәнәгать комплексы продукциясе экспортын 2021 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда ким дигәндә бер ярым тапкырга арттыруга юнәлдерелгән.
Программаның мөһим бурычы - кызыксынучы чит дәүләтләр белән тотрыклы партнерлык элемтәләре урнаштыру һәм тышкы икътисадый эшчәнлек һәм технологик кооперация өчен кирәкле инфраструктура булдыру.
«Россиядә эшләнгән» программасының инде уңыш тарихы бар. «Птичка» буларак билгеле триколор рәвешендәге «Россиядә эшләнгән» билгесе илебез компанияләренең күмәк милли экспозицияләре оештырыла торган халыкара күргәзмәләрдә Россия экспорт үзәге тарафыннан актив кулланыла. Бу РЭЦ төркеменең иң кирәкле ярдәм чараларының берсе. 2019 елдан башлап 5 меңнән артык компания дөнья буйлап үткәрелгән күргәзмәләрдә чит ил партнерларына «Россиядә эшләнгән» бренды астында үз продукциясен тәкъдим итте.
Россия эксперт үзәге (РЭЦ, ВЭБ.РФ) чимал түгел энергетик булмаган экспортка ярдәм итүче дәүләт институты булып тора. Ул төрле тармак компанияләренә халыкара базарларга чыгуның барлык этапларында, шул исәптән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында финанс һәм финанс булмаган ярдәм күрсәтә. РЭЦ Төркеме составына шулай ук Экспорт кредитларын һәм инвестицияләрне иминиятләштерү буенча Россия агентлыгы (ЭКСАР), РОСЭКСИМБАНК һәм «Экспорт мәктәбе» керә. РЭЦ Төркеме тәкъдим итә торган хезмәт күрсәтүләрнең күбесеннән «Мой экспорт» дәүләт цифрлы платформасында онлайн-форматта файдаланырга мөмкин.