Министрлыкта терлекчелек тармагының 2025 елның 2 аендагы эшенә йомгаклар ясалды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 2 аена терлекчелек тармагы буенча йомгаклар ясалды. Киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды. Чарада шулай ук муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында, агымдагы елның 2 аенда 295,5 мең тоннадан артык сөт савылган, бу узган елга карата 4,4%ка арткан, дип хәбәр итте, республика буенча бер сыердан уртача 1395 кг сөт савылган.

Ит 67,1 мең тонна җитештерелгән, шулардан 15,7 мең тонна мөгезле эре терлек ите, 2024 елга карата 100% тәшкил итә. Дуңгыз ите - 17,2 мең тонна, үсеш - 5%, һәм кош-корт ите - 33,7 мең тонна.

Сыерлар саны 17 муниципаль районда 2024 елга караганда арткан. Әтнә, Минзәлә, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Балтач районнарында сыерлар санын арттыруны дәвам итәләр. Болар шул ук мөгезле эре терлекләр санын арттырган районнар.

Республикада дуңгызлар башлыча 6 эре дуңгызчылык комплексында тупланган. Динамика барлык хуҗалыклар буенча да уңай. Дуңгызлар саны күбрәк “Камский Бекон”да, “Авангард”та, “Феникс”та һәм “Агро-Строй”да арткан.

14 муниципаль районда узган елга караганда атлар саны арткан. Атлар санын Чүпрәле, Балтач һәм Кукмара районнары арттырган.

Аннары Сирень Нигъмәтҗанов игътибарны сөт җитештерүгә юнәлтте. Узган елга караганда иң зур үсеш Әтнә, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында күзәтелә. Бүгенге көнгә бу районнарның хуҗалыклары җитештерүне 3 мең тоннага арттырган. Шулай ук Кукмара, Алексеевск һәм Саба районнарында да үсеш темплары югары. Бу районнарның хуҗалыклары җитештерүне 1 мең тоннага арттырган.

Аннары нотык белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Аның нотыгыннан күренгәнчә, ике айлык эш йомгаклары буенча 45,7 мең баш бозау туган, бу узган елга карата 99% тәшкил итә. 166,2 мең баш дуңгыз баласы туган, бу узган елга карата 100% тәшкил итә. Колыннар 0,02 мең баш туган, узган елга карата - 134%.

«58,5 мең баш сыер һәм тана орлыкландырылган, узган елга карата - 102%, бу үрчетү буенча яхшы күрсәткеч. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыру узган елга караганда 16%ка күбрәк (109%) башкарылган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыруда үсеш күзәтелә», - дип билгеләп үтте Дамир Миңнебаев. 

Киңәшмә азагында Гөлүс Баязитов 2025 елга терлекчелек тармаклары буенча юл карталары күрсәткечләренең үтәлешен аерым контрольгә алу кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International