«Достижения России» (“Россия казанышлары”) сайтында Татарстан авыл хуҗалыгы өчен тавыш бир

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения.рф. Республика Татарстан - передовой сельскохозяйственный регион России https://достижения.рф/achievements/region/1314 сайтында тавыш  бирергә мөмкин. 
2022 елда Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр сөт  буенча 2 миллион тоннадан артык күрсәткечкә  ирешелде. Төбәк аграрийлары 5,2 миллион тонна икмәк уңышы алдылар. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр буенча  да  мул уңыш җыеп алынды. 
Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча - беренче урында, бәрәңге буенча икенче урында тора, терлек һәм кош ите, ашлык, йомырка, шикәр чөгендере җитештерү буенча даими рәвештә төбәкләр  унлыгына  керә.
8 октябрьдә барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Татарстанда ял көннәрендә даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Сентябрь башыннан Татарстан аграрийлары 312,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттылар. Дүрт ярминкә нәтиҗәләре буенча фермерлар 3169,1 тонна яшелчә, 2221,5 тонна бәрәңге, 57 тонна шикәр, 239,9 тонна ит һәм 61,3 тонна сөт саткан. 
 “Нәкъ менә кырларда һәм фермаларда, азык-төлек җитештерүләрендә һәм профильле фәнни институтларда эшләүчеләрнең тырышлыгы белән илебезнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате яхшы  якка үзгәрде һәм ил икътисадының чын локомотивлары булып  җитештеләр”, - дип билгеләп үткән иде  Россия Президенты Владимир Путин.
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения.рф сайтында тавыш бирергә  мөмкин. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр барачак. Татарстан Республикасы казанышларының тулы исемлеге белән достижения.рф  сайтында танышырга мөмкин.  
2023 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә ВДНХда иң зур - «Россия» халыкара күргәзмә-форумы ачылачак, анда илнең һәр төбәге үз стендын күрсәтәчәк, күргәзмәдә шулай ук катнашучыларның “Төбәкләр көне”ндә катнашу мөмкинлеге дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International