Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында СПИД-үзәк белгечләре ВИЧ-инфекцияне профилактикалауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Хезмәткәрләргә шәһәрдәге эпидемиологик вәзгыять, йогышланудан саклану һәм аны профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирделәр.
“Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб-эпидемиологы Камилла Юзеева “Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау” темасына лекция укыды.
“ВИЧ - кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) китереп чыгара торган һәм акрынлап көчәя бара торган йогышлы авыру ул. Ул иммун системасы күзәнәкләрен - кеше организмына эләккән вирусларны юкка чыгара торган Т-лимфоцитларны зарарлый. Нәтиҗәдә, аларның саны акрынлап кими бара”, - диде Камилла Юзеева.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция буенча эпидемиологик вәзгыять турында сөйләде.
“Татарстан Республикасы территориясендә ВИЧ-инфекция теркәлү вакытыннан - 1987 елдан алып 2024 елның 30 октябренә кадәр барлыгы 30503 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән”, - дип билгеләп үтте Луиза Борисова.
Лекция ахырында теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм ВИЧка экспресс-тест тапшырырга мөмкин иде.