Министрлыкта Ливия делегациясе белән очрашу узды

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Ливия делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков катнашты.

Ливия делегациясен Ливия Хөкүмәтенең Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры киңәшчесе Мөхәммәд Абдельсәләм Мансур Азбаида җитәкли. Делегация составына шулай ук тышкы эшләр министрының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Әхмәт Омар Йосыф Азаби һәм «GCB» компаниясе вәкилләре Хани Вәлид Абдель-Рахман Абу Асфар, Али Шибур һәм Арслан Сервет кергән.

Ленар Гарипов агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясенең экспорт потенциалы турында сөйләде.

Очрашу барышында катнашучылар республиканың инвестициячел проектларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы инвестицион климатка ия булуы һәм финанс чаралары җәлеп итү мөмкинлекләре булу турында фикер алыштылар.

Ливиядән авыл хуҗалыгы товарлары, мех һәм күн экспортлана, ә алар тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасы, ягулык-энергетика комплексы өчен җайланмалар, төзелеш тармагы, халык куллану товарлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе импортлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International