АПК предприятиеләре “Җитештерү кооперациясе һәм сату” сервисыннан файдалана алалар

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең сату каналларын киңәйтергә һәм алдынгы компанияләрнең һәм федераль сәүдә челтәрләренең тәэмин итүчесе булырга теләгән үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен “Җитештерү кооперациясе һәм сату” сервисы эшли.

300дән артык эре Россия һәм чит ил компанияләре һәм ритейлерлары кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең тәэмин итүчеләрен һәм 9000нән артык товар позицияләрен эзлиләр һәм шул товар позицияләре буенча компанияләр үзләренә тәэмин итүчеләрне табарга тырышалар.

Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сату базарларын һәм сату каналларын киңәйтү өчен РФ кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең (МСП.РФ) цифрлы платформасының «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы Татарстан Республикасының Республика маркетинг үзәге белән интеграцияләнде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сервис ярдәмендә агросәнәгать комплексы продукциясен Россия Федерациясе төбәкләренә сатуга чыгару өчен мөмкинлекләр күбрәк була.

Мәйданчыкта теркәлгән республика предприятиеләре арасында түбәндәгеләр бар — «Чаллы-икмәк» АҖ, «ЗМК» АҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «РМ АГРО» ҖЧҖ, «Зәй» АХКП, «Дуслык» җитештерү берләшмәсе, «Дуслык» авыл хуҗалыгы җитештерүче-кулланучыларның сатиу-тәэмин итү кооперативы (СССППК).

«Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисыннан түбәндәге сылтама буенча файдаланырга мөмкин: https://мсп.рф/services/development/. Ул эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча үз бизнесын башларга ниятләүчеләр өчен дәүләт ярдәме чараларына һәм сервисларга керүнең бердәм ноктасы булып хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International