«ТатАгроЭкспо -2023» күргәзмәсе кысаларында терлекчелек буенча «Глобаль үзгәрешләр чорында сөт терлекчелеге: таләпләр һәм үсеш драйверлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Әлеге утырыш Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
“2022 елда республикада 18 мең баш савым сыерына исәпләнгән 24 сөт комплексы файдалануга тапшырылды, 19 мең баш югары продуктивлы нәсел таналары кайтарылды. Агымдагы елда 15,5 мең сыерга исәпләнгән 22 комплекс куллануга тапшыру стадиясендә”, – дигән мәгълүмат бирде Ленар Гарипов.
Бүгенге көндә цифрлы технологияләр буенча 181 хуҗалык эшли, аларда 174 мең сыер тупланган, бу Татарстан Республикасы буенча мөгезле эре терлекләр саныннан 77% тәшкил итә. Нәсел хуҗалыклары буенча максатчан эшләр дәвам итә.
2023 елда терлекчелек фермаларын һәм комплексларын модернизацияләү эшен дәвам итү, аларны югары технологияле җайланмаларга күчерү, яңа терлекчелек объектлары, азык үзәкләре төзү, сөт терлекчелегендә прогрессив мәгълүмати технологияләр кертү бурычы куелды.
“Цифрлаштыруны кертеп, икътисадый тотрыклы тармак булдыру, бер сыердан еллык савымны 7300 килограммга җиткерү, сөт җитештерүне 2 млн 94 мең тоннага җиткерү, терлек һәм кош-корт үстерүне - тере үлчәмдә 530 мең тоннага, йомырка җитештерүне 1540 млн данәгә җиткерү - менә болар республика алдында торган бурычлар”, - дип йомгаклады Ленар Гарипов чыгышын.
Аннары Мамадыш районының «Продпрограмма» АПК ҖЧҖенең терлекчелек буенча директоры Илнур Фатыйхов чыгыш ясады. Ул предприятиедә кертелгән сөт бизнесы белән идарә итүдә цифрлы системалар турында сөйләде. Илнур Фатыйхов белешмәләр җыю ярдәмендә ничек итеп берничә ел алга предприятиенең үсеш стратегиясе барлыкка килүе турында үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Россия Фәннәр академиясе Вице-президенты Ирина Донник терлекчелек тармагын фәнни тәэмин итү һәм ветеринария аспектлары турында сөйләде.
Аның сүзләре буенча, нәселле терлекчелек шактый тиз үсә, продуктивлык арта, әмма тискәре күрсәткечләр дә юк түгел, мәсәлән, сыерларда лейкоз авыруы, бу чит ил генетик материалы белән тәэмин итүгә карата мөнәсәбәтне яңадан карарга кирәклеген раслый, бездә хәзер ул 90% тәшкил итә. “Хәзер төзелә торган система алга таба хайваннарның продуктив сыйфатларын яхшыртачак, шулай ук терлекчелекнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттырачак”, - диде ул.