Февральнең беренче яртысына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы торышына анализ ясалды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 17 февральдә узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров көзге культураларның торышы, техниканы кыр эшләренә әзерләү һәм агымдагы елга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме турында сөйләде.  
2023 ел уңышы өчен республика игенчеләре көзге культуралар - 378 мең гектар мәйданда бодай һәм 89 мең гектарда арыш чәчкәннәр. 
Министр, орлык темасына аерым игътибар биреп, түбәндәге  статистиканы китерде: 50 орлыкчылык хуҗалыгыннан 35 хуҗалык «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясендә тора.
 - Шуны  билгеләп  үтәсем килә, Ассоциациянең Казан аграр университеты галимнәре белән уртак эше 2022 елда республикада бөртекле культуралар орлыкчылыгының инновацион системасын булдырган өчен Татарстан  Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды. Безнең орлыкларга республика территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә ихтыяҗ бар, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Нотыкның тагын бер мөһим темасы - авыл хуҗалыгы техникасын кыр эшләренә әзерләү.
10 февральгә республикада тракторларның 82 проценты ремонтланган, ә бу - 7,5 меңнән артык техника. Чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеге   91% тәшкил итә, ягъни бу  - 9 мең техника. Узган ел хуҗалыклар 12,3 млрд сумлык   3116 берәмлек техника сатып  алды, шул исәптән: 404 трактор, 179 комбайн һәм башка җайланмалар. 
Чыгышының  ахырында Марат Азат улы  Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар  бирде.  
Тулырак мәгълүмат  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы мәкаләдә бирелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International