«Gulfood 2023» 28нче халыкара махсуслаштырылган азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе ачылды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февральдә Дубайда Бөтендөнья сәүдә үзәге территориясендә «Gulfood 2023» 28 нче халыкара махсуслаштырылган азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе ачылды.


Бүген күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков булдылар.


Gulfood азык-төлек сәнәгатенең дөньядагы иң зур күргәзмәләреннән  берсе, ул ел саен 200 илдән 100 меңнән артык катнашучыны  бер мәйданда җыя. Биредә 5000ләп компания үз продукциясен  һәм хезмәт күрсәтүләрен  тәкъдим  итә. Экспозицияне иң актуаль темалар буенча конференцияләрне, семинарларны, белем бирү чараларын үз эченә алган бай эшлекле программа тулыландыра.


50 илдән Хәләл продукция җитештерүче компанияләрнең йөзләгән белгече дөньядагы иң эре HALAL World Food күргәзмәсендә  үзләренең Хәләл продукциясе белән  катнаша.


Татарстан Республикасыннан Хәләл натураль сөт, ит продукциясе, десерт җитештерүче 14 предприятие үз стендларын  тәкъдим итте. Болар –  “ВАМИН-Татарстан”  ҖЧҖ,  «Ува Молоко» ҖЧҖ,    «Эмиз» сәүдә йорты ҖЧҖ,  «Алиф» ҖЧҖ,   «Агрокөч» АҖ,  «Кәүсәр» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы,   «Казан май комбинаты» ААҖ,  «Сәламәт туклану продуктлары фабрикасы» ҖЧҖ,   “Халяль” халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге”  ҖЧҖ,  «Татар Балы» авыл  хуҗалыгы сату-тәэмин итү кулланучылар кооперативы,   «Продэкс» ҖЧҖ,   «Арабик Групп» ҖЧҖ,  «Агро – рост» ҖЧҖ,  «Акульчев» ҖЧҖ.


 «Без натураль продуктлар җитештерәбез, үсемлек чималын эшкәртәбез һәм 150дән артык төрдә продукт җитештерәбез. Болар: чәй продуктлары, фито-баллар, сироплар, биологик актив өстәмәләр. Безнең бөтен продукцияне аларның натураль чималдан җитештерелүе берләштерә. Gulfood күргәзмәсендә катнашу Фарсы култыгы илләре базарына чыгарга мөмкинлек бирә. Күргәзмәдә катнашып, кызыклы күп   тәкъдимнәр алдым», – дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты «Сәламәт туклану продуктлары фабрикасы» директоры Рамил Яруллин.


"Gulfood 2023" күргәзмәсе 20 февральдән  24 февральгә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International