Республикада урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза бара. Барлык районнарда бөртеклеләр җыялар, бүгенге көнгә 1 млн 82 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 40 ц/га. Кичә бөтен республика буенча 125 мең тонна авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган. Бүгенгә бөртеклеләр 270 мең га мәйданда суктырылган, бу планнан 24% тәшкил итә.
Иң күп мәйданда Лениногорск, Минзәлә һәм Әлки районнарында суктырылган - барлык мәйданның 40%тан артыгы. Иң югары уңдырышлылык Тәтеш, Аксубай, Зәй һәм Мамадыш районнарында - гектардан 50 центнердан артык.