«КОМОС ГРУПП» XVI спартакиадасының җәйге этабын Татарстан беренче тапкыр кабул итәчәк

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

Зур спорт чарасы 7 августта Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында «Олимп» стадионында узачак һәм катнашучы дүрт компаниядән: Удмуртия Республикасы, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Пермь крае компанияләреннән 1 000гә якын спортчыны җыячак.

Спартакиаданың җәйге этабын Татарстанда уздыру агрохолдинг булган төбәкләрнең әһәмиятен ассызыклый. Элек ярышлар тарихында аларны үткәрү мәйданчыклары Удмуртия территориясендә урнашкан иде.

20 команда иң көчлеләр исеме өчен көрәшәчәк. Катнашучыларны җәйге этап өчен традицион булган дисциплиналар буенча ярышлар көтә, шул исәптән мини-футбол, җиңел атлетика эстафетасы, йөзү, аркан тартышу, озынлыкка сикерү, ядрә белән ату, киберспорт. Шулай ук спартакиада кысаларында традицион рәвештә җанатарлар һәм гаилә командалары өчендә конкурслар узачак, ә бу әлеге бәйрәмне чын-чынлап массакүләм итәргә мөмкинлек бирә. «КОМОС ГРУПП» спартакиадасы – ярышлар гына түгел, төрле төбәкләрдән килгән хезмәткәрләр өчен формаль булмаган шартларда очрашу, корпоратив рухны ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә ул.

«КОМОС ГРУПП» спартакиадасы – агрохолдингның иң борынгы һәм иң әһәмиятле корпоратив спорт традицияләренең берсе, ул 2008 елдан башлана. Ул ике этапта уза – җәйге һәм кышкы. Спартакиадага «КОМОС ГРУПП» эгидасы астында оештырылган агротехнология сыйныфлары укучылары килә. Холдингның фәнни партнеры – Удмуртия дәүләт аграр университетының студентлар җыелма командасы - зачеттан тыш чыгыш ясаячак. Спартакиада ел саен компаниянең меңләгән хезмәткәрләрен берләштерүче төбәкара вакыйгага әверелде.

Мондый чаралар кадрлар куәтен ныгытуга, хезмәткәрләр арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыруга һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга ярдәм итә, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының бурычларыннан берсе булып тора. Аграр югары уку йортлары студентларының һәм агротехнология сыйныфлары укучыларының спартакиадада катнашуы тармакка яшь белгечләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.

Спартакиадада “КОМОС ГРУПП”ның «Иң яхшы хезмәт династиясе конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү аерым урын алып тора. Ул агрохолдинг предприятиеләрендә эшләү чын гаилә тарихына әверелгән гаиләләрне берләштерә. Бу кешеләр үз хезмәтләре, һөәри осталыклары һәм эшкә тугрылыклы булулары белән компания уңышының ныклы нигезен булдыралар, һөнәргә мәхәббәтне һәм хезмәткә хөрмәтне буыннан-буынга тапшыралар.

Бүген «КОМОС ГРУПП» предприятиеләрендә утыз хезмәт династиясе вәкилләре эшли, аларның гомуми стажы 2 700 елдан артык, бер династиянең уртача хезмәт стажы - 88 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International