Татарстанда белгечләр яңа уңыш бодаена беренче тикшеренүләр үткәрделәр

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

«АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре дәүләт мониторингы кысаларында яңа уңышның беренче партиясе үрнәкләрен тикшерделәр. Үрнәк Чүпрәле районыннан килгән 94 тонналы партиядән сайлап алынган.

Лаборатор тикшеренүләр түбәндәге төп күрсәткечләр буенча үткәрелгән: ашлыкның натурасы, аксым микъдары, дымлылыгы, җилем күләме һәм һәм сыйфаты, катышмалар булу-булмау, корткычлар белән зарарлану һ.б.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча ашлыкның югары куллану үзенчәлекләренә ия булуы һәм партиянең 3нче класска туры килүе билгеләнгән.

- Әйтергә кирәк, күп күрсәткечләр әлеге ашлык партиясенең туклыклы һәм технологик кыйммәтен объектив чагылдыра. Мәсәлән, абсолют коры матдәдә аксым (протеин) өлеше 16,2% тәшкил итә, 3нче класс өчен норма 12%тан да ким булмаска тиеш, - дип сөйләде «АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Татьяна Менликиева.

Яңа уңыш ашлыгына дәүләт мониторингы кысаларында филиал белгечләре һәркөнне муниципаль районнарга ашлык партияләрен саклау һәм булдыру урыннарына (складларга, кырларга яисә предприятиеләргә) үрнәкләр алу өчен чыгалар, аннары аларны сынау лабораториясендә тикшерәләр.

Бөртеклеләрнең гомуми җыелачак күләменнән кимендә 2,2 млн. тонна бодай булачак, дип планлаштырыла. Бу культураны тулысынча “АПК продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге” филиалында тикшерү планлаштырыла. Урып-җыю кампаниясе тәмамланганчы филиал белгечләре партияләр туплана торган урында 4,5 мең бодай үрнәге сайлап алырга һәм төп күрсәткечләргә 86,5 мең лаборатор тикшеренү үткәрергә исәп тоталар.

Лаборатор тикшеренүләр, шулай ук профилактик яклау чаралары Татарстанның агросәнәгать комплексын ныгыта һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International