Татарстан дүрт ел эчендә авыл территорияләрен үстерүгә 9,6 млрд сум керткән

2022 елның 30 сентябре, җомга

Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2019 - 2022 елларда 9,6 млрд сум акча кертелгән. Программа чаралары авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, аларны социаль-мәдәни-көнкүреш һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Казанда агросәнәгать комплексында территорияләрне һәм кече хуҗалыкларны   үстерү буенча семинарда билгеле булды.

Программа буенча республикада 2019 - 2021 елларда 1,2 мең гаилә өчен 70 мең кв.метр торак төзелгән, 990 объект төзекләндерелгән, шул исәптән 57 километр автомобиль юлы салынган. Моннан тыш, өч авыл клубы һәм ике мәктәп ремонтланган, физкультура-савыктыру комплексы, ике күпфункцияле үзәк, ике фельдшер-акушерлык пункты, биш спорт объекты, мәктәп төзелгән, шулай ук 50 километр озынлыкта су белән тәэмин итү һәм 10 километр озынлыкта су бирү челтәрләре сузылган.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов чыгышыннан  күренгәнчә,  республикада 3,9 млн кеше яши, шуларның 23%ы яисә 900 меңгә якыны - авыл территорияләрендә.  “Төбәк  социаль сәясәтенең өстенлекләреннән берсе – социаль һәм инженерлык  инфраструктурасын үстерү нигезендә авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, демографик вәзгыятьне яхшырту өчен шартлар тудыру, авылларда хезмәт базарын киңәйтү”, – дип ассызыклады ул.

 Мәхмүтов сүзләренчә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы ярдәмендә муниципалитетларның һәм җирлекләрнең йөзе үзгәрә, халыкның тормыш сыйфаты яхшыра.

Семинар-киңәшмә Казанда төрле төбәкләр вәкилләре катнашында ике көн дәвамында узачак. Чара территорияләрне комплекслы үстерү, кече агробизнесны, авыл хуҗалыгы кооперациясен һәм агротуризмны үстерү  өлешендә иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтүгә һәм тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән.

Киңәшмәдә катнашучыларны Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сәламләде. Ул, авыл территорияләрендә якынча 37 млн кеше яши, бу Россия халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә, дип билгеләп  үтте.

"Шуңа бәйле рәвештә, авылда заманча уңайлы яшәү шартларын булдыру дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе булып тора, аның актуальлеге хәзер арта гына бара. Аны хәл итү өчен 15 дәүләт программасына нигезләнгән ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Бу структурада "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы төп инструмент булып тора", – диелә мөрәҗәгатьтә. 

 Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы,  2020 елдан башлап программаны гамәлгә ашыру Россиянең 82 төбәгендә инде 8 млн кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде, дип, ачыклык кертте.  "Аның чаралары социаль объектлар һәм инфраструктура объектларын төзү, ремонтлау, реконструкцияләү темпларын һәм масштабларын арттырырга ярдәм итте. Белем алу, торак, медицина ярдәме күрсәтү, авылны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү проблемалары хәл ителә. Социаль-икътисадый үзгәрешләрне анализлау кулланылучы чараларның нәтиҗәле булуын күрсәтә", - дип ассызыклады ул.

Быел Татарстанда программага 1,7 млрд. сум каралган. Мәсәлән, торак шартларын яхшыртуга 33,6 млн сум юнәлдереләчәк, бу 17 гаиләгә 1,1 мең кв.метр торакны  файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Яллау шартнамәсе буенча торак төзелешенә 159,2 млн сум бүлеп бирелгән, 53 гаиләгә 3,8 мең кв.метр торакны  файдалануга  тапшыру планлаштырыла.

Моннан тыш, авыл территорияләрен төзекләндерүгә – 121 млн сум, гомуми озынлыгы 20,9 километр булган автомобиль юллары төзүгә  – 518,9 млн сум, балалар бакчасы, ике  мәктәп  төзүгә, авыл мәдәният йортын төзекләндерүгә, су һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен сузуга 726,5 млн сум тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International