Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы кооперациясенең нәтиҗәле практикалары турында сөйләде

2022 елның 23 сентябре, җомга

Бүген Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы алдыннан «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул авыл хуҗалыгы кооперациясенең нәтиҗәле практикалары турында сөйләде. 

“2022 ел авыл хуҗалыгы өчен шактый уңышлы бара, - дип билгеләп үтте ул, - бөртекле культураларның тулаем җыемы 5,335 млн.тонна тәшкил итте, шикәр чөгендереннән яхшы  уңыш  көтелә  (1,65 млн. тонна тамыразык яки 250 мең тонна чамасы шикәр комы) һәм бәрәңгедән дә шактый  уңыш булыр  дип көтелә  (1 млн. тоннадан артык).    Терлекчелектә 540 мең тонна ит, 1980 мең тонна сөт җитештерелер дип уйлыйбыз. Барлык күрсәткечләр дә 2021 елдан югарырак. Шулай  итеп, авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 273 млрд. сум күләмендә планлаштырыла, узган ел белән чагыштырганда  үсеш - 11%”.

 Марат Җәббаров,  авыл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең иң мөһим өстенлекләренең берсе - кече хуҗалыкларга ярдәм итү, «гадәттәгечә,  тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын алар  җитештерә», дип ассызыклады. Ярдәмнән тыш, бу секторда җитештерү күләмнәренең  артуына   шәхси хуҗалыкларны һәм фермерларны авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенә җәлеп итү дә булыша.

 Хәзерге вакытта республикада 300дән артык авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенең үсеше күбесенчә берничә юнәлеш буенча  шактый  зур  дәүләт ярдәме күрсәтелү белән аңлатыла.   2015 елдан бирле 100 кооператив  1 млрд.754 млн. сум  грант ярдәме алды, шул исәптән 2022 елда 6 кооператив   133 млн. сум грант ярдәме алды.  Киләсе елда кооперативларга субсидияләр бер ярым тапкырдан күбрәккә артачак һәм 344 млн. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 279 млн.сум - федераль бюджеттан.

 Республикада практик ярдәм күрсәтү өчен “Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” булдырылды.   “Халык әлегә кадәр бизнесны оештыру буенча консультацияләр алуга мохтаҗ”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International