Сарман муниципаль районында, гадәттәгечә, комбайнчыларны бүләкләделәр

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Гадәттәгечә, быел да Сарман муниципаль районында бөртеклеләрне җыюда эшләүче комбайнчыларны беренче биш көнлек йомгаклары буенча бүләкләделәр. Акчалата премияләрне  Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин тапшырды. Ике номинация буенча төп премияләрне түбәндәгеләр алды: «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ комбайнчылары - Кәлимуллин Р.Д., Гайнуллин Д.М., Сәгъдәтов Р.Ф., Хәсәнов А.Р., Гыйләҗев А.М. һәм Әхәтов А.А., алар  районда  беренче булып  уракка чыкканнар иде. “Нөркәй” агрофирмасы”  ҖЧҖендә эшләүче мехотряд механизаторлары Зәкуанов И.З., Сафин Р.Р. һәм Шәйдуллин И.Н. үз номинацияләре буенча бүләкләр алдылар.

Бөртеклеләрне чаптыруда эшләүче механизаторлар:  «Җәлил» агрофирмасы «ҖЧҖеннән Кыямов Н.Т., “Нөркәй”  агрофирмасы” ҖЧҖеннән Фасыйхов Т.М. һәм Шакиров С.Н.   шулай ук үз бүләкләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International