Ярдәм итү һәм булышу: “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС) теркәлгән һәм эшләгән өчен аграрийлар нәрсә алачак

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

2 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары белән оештырылган видеоконференцэлемтә режимындагы  киңәшмәдә   катнашты.

 Киңәшмә кысаларында «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән оешмалар  саны  турында, шулай ук 2022 елгы уңыш ашлыгы партиясенә товарлар  йөртү документларын тутыру турында фикер алыштылар. 

Теркәлү буенча Татарстан Республикасы алда  бара. 1 нче августка Татарстан Республикасында 1583 оешма теркәлгән, бу максатчан күрсәткечнең 90,5%ын тәшкил итә.

Теркәлеп,  шул  платформада актив эшләүче оешмаларга максималь ярдәм   күрсәтеләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International