Авыл ипотекасы: татарстанлылар үзләре төзеп керүгә караганда әзер йорт сатып алуны кулайрак күрәләр

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл ипотекасын бирү дәвам итә. Мәсәлән,  Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы 2022 ел башыннан бирле гражданнардан 430 млн.сумга  диярлек кергән  160тан  артык  заявканы хуплады. Клиентлар акчаларны  әзер  йорт сатып  алуга  тотарга  өстенлек  бирәләр.     

2022 елда авыл ипотекасын хосусый  торак төзү  (ИЖС)  йә шәһәр читендә  җир  кишәрлеге  белән  әзер йорт сатып алу өчен алырга мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр җир кишәрлеге  белән  йорт физик заттан сатып алына икән, объектның  төзелгән срогы  5 елдан да  күбрәк булмаска  тиеш. Юридик заттан сатып алган очракта,  бу срок 3 елдан артмаска тиеш.

 Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы белгечләре тарафыннан хупланган заявкаларны анализлаудан  күренгәнчә,  авыл ипотекасы кысаларында йортларны республиканың барлык районнарында сатып алалар, әмма Питрәч, Биектау һәм Лаеш районнары аеруча популяр санала.

  Авыл ипотекасын күбрәк 30 яшьтән 44 яшькә кадәрге кешеләр ала, алар  арасыннан  күпчелеге – парлы  гаиләләр.  

 Авылда йорт сатып алуның төп факторы  - ташламалы процент ставкасы булу (еллык 3%), әмма хосусый йортта  яшәү өчен  авылның   башка өстенлекләре дә бар. Мәсәлән, Биектау районында  яшәүче,  үзенең туган авылы Каймарда йорт сатып алган  Илшат Сибәгатуллин, беренче чиратта, авылның экологиясе һәм тынлыгы  җәлеп итте, дип сөйләде. "Биредә саф һава, һәрвакыт тыныч һәм уңайлы", - дип билгеләп үтте ул.

Гомумән,  авыл ипотекасын гамәлгә ашыру барышында Татарстанның 2,6 меңнән артык  гаиләсе торак шартларын яхшырттылар. Күрсәтелгән гомуми ярдәм  күләме 5,9 млрд. сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International